26 нчы апрель көнне 14 нче номерлы “Әкият” балалар бакчасында сөекле шагыйребез Г. Тукайның туган көненә багышланган “Без – Тукайлы халык” дигән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Бәйрәмгә зур, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары чакырылды. Алар белән берлектә Г.Тукай сүзләренә иҗат ителгән җырлар җырланылды,шагыйрьнең шигырьләре, әкиятләре сәхнәләштерелде. Бәйрәмгә Г.Тукайның әкиятеннән геройлар – Шүрәле, Былтыр, Су анасы, малай, кәҗә белән сарык, күбәләк, бала,Гали, шигырьне сөйләүче автор, малай килгәннәр иде. Бәйрәм җыр, бию, кызыклы уеннар белән үрелеп барды.Балалар татар халык уеннары – “Түбәтәй”, “Зәңгәр чәчәк”не яратып уйнадылар. Кичәбезнең ахырында балаларга Г.Тукай әкиятләре күрсәтелде. Бәйрәмнән нәниләр бик канәгать калдылар.Шундый эчтәлекле чара үткәрү, сабыйларда Г. Тукай иҗатына кызыксыну уятуга зур йогынты ясады.
Просмотров: 214 |
Добавил: логопед |
Дата: 29.04.2016
|