27 нче ноябрь көнне балаларны татар теленә өйрәтүче тәрбияче Рәхимова Рәсимә гасыйм кызы 14 нче номерлы “Әкият” балалар бакчасында “Әбиемнең серле сандыгы” дигән әдәби – музыкаль тамаша уздырды. Бу бәйрәмдә мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче татар балалары чакырылган иде. Оныкларын карарга дип әбиләребез дә килде. Балалар әбидә кунакта булып, сандыктагы бик күп милли хәзинәләребез белән таныштылар. Әби балаларга изге коръән китабы, түбәтәй, калфак, сөлге, алъяпкычлар, читек, чиккән мендәрләр турында сөйләде. Ә балалар шул сандыктагы затлы әйберләр турында җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, татар халкының онытылып бара торган “Түбәтәй”. “Матур уен”, “Зәңгәр чәчәк” уеннарын уйнап күрсәттеләр.Әби балаларга күчтәнәчләр дә өләште. Килгән әбиләребезгә бу бәйрәм бик ошады, аларның күңелләрендә җылы тәэсирләр калдырды.
Бу та
...
Читать дальше »