24 нче апрель көнне 14 нче номерлы “Әкият” балалар бакчасында балаларны татар теленә өйрәтүче тәрбияче Рәхимова Рәсимә Гасыйм кызы “Без – Тукайлы халык” дигән әдәби – музыкаль кичә үткәрде.Төп кунаклар булып милли төркем балалары – 3нче номерлы зурлар төркеме һәм төрле төркем балалары килгәннәр иде. Бәйрәм күренекле, бөек шагыйребез – Габдулла Тукай иҗатына багышлап уздырылды.
Бәйрәмнең максаты да кечкенә балалар күңелендә Тукаебыз иҗатына мәхәббәт уяту, әсәрләре аша яхшылыкка, матурлыкка, өндәү тора. Шуңа күрә бу иртәдә шагыйрьнең балаларга иҗат иткән шигырьләре сөйләнде, балалар тарафыннан әкиятләре сәхнәләштерелде. Алар бик теләп “Бәйрәм бүген”, “Туган тел” , бишек җырларын башкардылар, татар халык биюләрен биеделәр.Кунак булып килгән Шүрәле, Су анасы ,
...
Читать дальше »