Суббота, 18.05.2024, 16:12
Приветствую Вас, Гость
Главная » 2016 » Март » 2 » Память татарскому учёному-И. Хальфину
19:59
Память татарскому учёному-И. Хальфину

                                      

27 нче февраль көнне 14 нче номерлы “Әкият” балалар бакчасының балаларны татар теленә өйрәтүче тәрбиячесе Рәхимова Рәсимә Гасым кызы Казан шәһәрендә үткәрелгән күренекле мәгърифәтче, галим Ибраһим Хәлфин исемендәге 11 нче Республика фәнни – эзләнү укучылар конференциясендә мәшһүр татар халык җырчысы Илһам Шакиров иҗатына багышланган сыйныфтан тыш чаралар һәм дәрес эшкәртмәләре бәйгесендә катнашып, 1 нче урынны яулап кайтты. Аны диплом һәм шәһәдәтнамә белән бүләкләделәр. Рәсимә Гасымовна бу бәйгегә үзе иҗат иткән Илһам Шакировның тормыш юлына  багышланган  сыйныфтан тыш  чараны тәкъдим итте. Бу чарады катнашучылар җырчының иҗатына багышланган олимпиадада да катнаштылар. Олимпиада биремнәрендә Илһам Шакировның тормыш юлына, иҗатына, башкарыла торган җырларыннан торган  сораулар күп иде.Шуңа да карамастан,  Рәсимә Гасымовна күп балл  җыеп, җиңү яулады. Катнашучылар бәйгедән бик канәгать булдылар. Киләчәктә дә мондый бәйгеләр күбрәк үткәрелсен дигән теләктә калдылар.Татар җыры, татар моңы яшәгәндә генә, татар милләте югалмас дигән фикергә килделәр.

Просмотров: 202 | Добавил: логопед | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: