Суббота, 18.05.2024, 12:29
Приветствую Вас, Гость
Главная » 2015 » Март » 23 » Науруз - 2015г.
18:52
Науруз - 2015г.

Науруз - 2015г.

Нәүрүз-төрки халыкларның кышны озату, язны каршы алу бәйрәме ул. Безнең әби-бабаларыбыз аны көн белән төн тигезләшкән вакытта,ягъни 21-22 нче мартта, билгеләп үткәннәр. Бу көнне өйдән өйгә кереп нәүрүз әйтү һәм бүләк җыю йоласы киң таралган булган. Алар йорт –хуҗаларына саулык –иминлек, кырларга бай уңыш теләгәннәр. Ә кешеләр үзләренең теләкләрен Нәүрүзгә әйтеп калырга тырышканнар, ярышлар, уен-җыр булган. Бәйрәмнең үзәгендә кыш белән яз бәхәсе булып, яз җиңгәч, гомуми бәйрәм башланган. Шуны истә тотып, 20 нче март көнне 14 нче номерлы “Әкият” бакчасында да “Нәүрүз” бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм җыр, бию белән үрелеп барды. Нәүрүзбикә, Кыш бабай, аю, Айгөл, бүре, куян, әбинең килүе бәйрәмне тагын да  җанландырды. Әби балаларга серле йомырка алып килгән иде. Бу бүләк чыннан да серле булды шул, йомырка ватылу белән эченнән кәнфитләр чыкты. Балаларга бу аеруча да ошады. Бергәләшеп сыйландык, бәйрәм иттек. Бу бәйрәм балаларның күңелендә озак сакланыр дигән теләктә калабыз.

Просмотров: 243 | Добавил: логопед | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: