Суббота, 18.05.2024, 11:35
Приветствую Вас, Гость
Главная » 2017 » Апрель » 5 » Татар кызы һәм татар малае 2017
19:11
Татар кызы һәм татар малае 2017

5 нче апрель көнне балаларны татар теленә өйрәтүче тәрбияче Рәхимова Рәсимә Гасым кызы “Татар кызы һәм татар малае 2017” бәйгесе уздырды.

Бәйге “Туган ил” җыры белән башланып китте. Жюри әгъзалары сайлап куелды. 6 кыз белщн 6 малай билгеләнгән җиргә утырдылар һәм бәйге башланып китте. Бәйгедә төрле-төрле биремнәр тәкъдим ителде. “Кул көрәше”, “Кемнәрне бизибез” уены, “Түбәтәй” уены, “Курчакны биләүгә биләү”, “Чүлмәк вату”, “Өчпочмак пешерү”, табышмаклар чишү бәйгеләрендә балалар бик теләп катнаштылар. Бәйге җыр – бию белән үрелеп барды. Бәйрәм азагында җиңүчеләр билгеләнде.”Татар малае 2017” җиңүчесе итеп Арслан , ә “Татар кызы 2017” җиңүчесе теп Азалия табылды. Жюри барлык катнашучыларга да медальлар тапшырды.Бәйгедә катнашкан барлык балалар да, тамашачылар да канәгать калдылар. Киләчәктә дә мондый бәйгеләр ешрак уздырылыр дигән теләктә калабыз.

Просмотров: 155 | Добавил: логопед | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: