Суббота, 18.05.2024, 11:35
Приветствую Вас, Гость
Главная » 2016 » Февраль » 20 » Конкурс чтецов - 2016г.
07:48
Конкурс чтецов - 2016г.

15 нче февраль  көнне 14 нче номерлы “Әкият” балалар бакчасында герой – шагыйрь Муса Җәлилнең  110 еллык юбилеена багышланган шигырь бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә шагыйрьнең тормыш юлы турында балаларга презентация  күрсәтелде. Балалар Муса Җәлил иҗат иткән шигырьләрне сөйләделәр. Жюри әгъзалары  иң сәнгатьле шигырь сөйләүчене ачыклады.  Алар: 1 нче урынны -  төрле төркемдә йөрүче Киямова Ралина, 2 нче урынны-  2 нче номерлы мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче Хасанзянова Азалия, 3 нче урынны-  зурлар төркеменә йөрүче Габбазова Азалия яулады. Балалар Муса Җәлил шигырьләрен бик теләп өйрәнгәннәр иде. Кечкенәдән үк балалар күңелендә үзебезнең шагыйрьләребезгә карата ихтирам һәм хөрмәт, иҗат иткән шигырьләренә кызыксыну уята алсак, без, “Әкият” балалар бакчасы тәрбиячеләре,  максатыбызга ирешкән булырбыз. Менә шул максатлардан чыгып үткәрелгән бәйге – бәйрәм балаларда бары тик уңай хисләр генә уяткандыр дип уйлыйбыз.Мондый бәйрәмнәр киләчәктә дә ешрак үткәрелер дигән теләктә калабыз.


 
Просмотров: 168 | Добавил: логопед | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: